ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан урман кисүчеләре төбәкара чемпионатта җиңү яулады
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр

Хәвеф-хәтәр

Казан инспекторы вафатында гаепле кеше судны 2016 елда ялган белешмә белән алдаган

23 май 2018, 18:48 , Фото: соцсети

Казан инспекторы вафатында гаепле кеше судны 2016 елда ялган белешмә белән алдаган Прокуратура ачыклаганча, Республика наркология диспансеры хезмәткәрләре Сатрутдиновка учетта тормый дигән белешмә биргән.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Казанның Юл патруль хезмәте инспекторы вафат булган юл һәлакәтендә гаепле ике ел элек судны Республика наркология диспансерыннан алган ялган белешмә белән алдаган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев хәбәр итте.

Появились фотографии виновника ДТП в Казани, в котором погиб инспектор ГИБДД

“Татар-информ” 27 апрельдә төнлә Артур Сатрутдиновның җитди юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруы һәм анда ЮХИДИ инспекторы вафат булуы турында хәбәр иткән иде.

Республика прокуратурасы Артур Сатрутдиновка карата тикшерү эшләре башлаган.

Прокуратура ачыклаганча, 2016 елның мартында Яшел Үзән шәһәре суды Сатрутдиновны “Законсыз төстә наркотик чаралар җитештерү, сату яки тарату” маддәсе буенча 3 елга сынау вакыты белән 1 ел 3 айга шартлы рәвештә хөкем иткән.

Появились фотографии смертельной аварии с участием машин ДПС и «БМВ» в Казани

Ул вакытта суд җыелган дәлилләргә таянган, ә аларда хөкем ителүченең наркологта учетта торуы урында мәгълүмат булмаган. Нәкъ менә шуның өчен аңа шартлы җәза бирелгән.

Хәзер прокуратура ул вакытта Сатрутдиновның наркология диспансерында каннабиноид кулланган өчен учетта торуын ачыклаган. Ул учеттан беркайчан да төшерелмәгән булган.

Прокуратура “Республика наркология диспансеры” учреждениесе судка дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат бирүен ачыклаган.

Республика наркология диспансеры вазифаи затларының үз бурычларын тиешенчә үтәмәүләре аркасында Сатрутдинов йомшак хөкем җәзасы билгеләнгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10