ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Алтайда “Ак барс” мәдәни композициясе куярга җыеналар

23 май 2018, 16:15

Алтайда “Ак барс” мәдәни композициясе куярга җыеналар Милли шура рәисе Алтай Республикасы чигендә урнашкан Татарстан Республикасының “Алтай – Евразия йөрәге” истәлекле билгесенә сәфәр кылды.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Алтай краена эшлекле сәфәре вакытында “Ак барс” мәдәни композициясен кую турында сөйләшүдә катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Милли шура рәисе Алтай Республикасы чигендә урнашкан Татарстан Республикасының “Алтай – Евразия йөрәге” истәлекле билгесенә сәфәр кылды. Биредә Васил Шәйхразиевны Алтай Республикасы Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Роберт Пальталлер каршы алды.

Очрашуда сүз истәлекле билге урнашкан территориядә киләчәктә “Ак барс” мәдәни композициясен кую турында барды. Шулай ук Роберт Пальталлер Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары җитәкчелегендә килгән делегация — Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее һәм ТР Фәннәр академиясенең Археология институты вәкиләре белән дә киңәшләштеләр, фикер алыштылар.

  • 2017 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасына эшлекле сәфәре вакытында Татарстан Республикасының “Алтай – Евразия йөрәге” истәлекле билгесе территориясендә “Ак барс” мәдәни композициясен кую күрсәтмәсен биргән иде. 

Васил Шәйхразиевның көн тәртибе Алтай краеның Хөкүмәт рәисе урынбасары Виталий Снесарь белән очрашудан башланды. Соңрак ул “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасының туристик үзәгендә Сабан туе узачак мәйдан белән танышты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10