ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр
Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп өемен сүндерүен дәвам итә

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты

23 май 2018, 15:31 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты Татарстан Президенты республиканың химия тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы тармак хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады. Чара гадәттәгечә Түбән Камада узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Торжественные мероприятия, посвященные празднованию "Дня Химика".

Башта Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Татарстан Республикасында нефть химиясе предприятиеләре күргәзмәсен карады.

Тантанадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов химия тармагы ветераннарын, атказанган химикларны, нефть химиясе сәнәгате предприятиеләренең меңләгән хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Монды күңелле бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Торжественные мероприятия, посвященные празднованию "Дня Химика".

"Безнең ветераннар заманында биредә гамәлгә ашырган гаять зур проектлар илебездә генә түгел, ә дөнья базарында да конкурентлыкка сәләтле булып калырга мөмкинлек бирә. Алга таба да безнең планнар гаять зур. Республика өчен әле дә, якын киләчәктә дә химия һәм нефть химиясе үсеш нигезе булып тора. Без сезгә хезмәтегез, республика үсешенә, гомумән илебез үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәтле", - диде Татарстан Президенты һәм алга таба да уңышлар теләде.

Торжественные мероприятия, посвященные празднованию "Дня Химика".

Шуннан республика һәм Россия артистлары, бию һәм җыр коллективлары катнашында концерт башланды. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10