ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дөнья чемпионатына багышланган сыбызгылы матрешкалар Казанда сатылмаячак

23 май 2018, 15:44 , Фото: Михаил Захаров

Дөнья чемпионатына багышланган сыбызгылы матрешкалар Казанда сатылмаячак 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты фан-зонасында җанатарларга ашау-эчү, күңел ачу программасы тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). 2018 елгы Дөнья чемпионаты фан-зонасында җанатарларга ашау-эчү, күңел ачу программасы тәкъдим итәчәкләр, әмма тавыш-гауга чыгара торган сувенирлар сатмаячаклар. Бу хакта “Татар-информ”агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева аңлатма бирде.

ПК Фестиваль болельщиков в ходе ЧМ по футболу

Фазлыева фан-зона территориясендә 2018 елгы Дөнья чемпионатының рәсми атрибутикасы һәм милли сувенирлар кибетләре эшләячәге турында сөйләде һәм сувенир продукция ассортиментына ачыклык кертте.

“Тавыш-гауга чыгара торган сувенирлар сатмаячаклар”, - диде Фазлыева. Моңа кадәр шундый “сувенирлар” турында интернетта чып-чын бәхәс купты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10