ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Зөләйха» сериалында Мортаза ролен Минвәли Габдуллин уйнавы мөмкин
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Рәсми Татарстан

Татарстанның Россиядәге вәкиллегендә Польша илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләшкәннәр

23 май 2018, 14:44 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Татарстанның Россиядәге вәкиллегендә Польша илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләшкәннәр Очрашуда Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә булган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашкан.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Польша Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Влодзимеж Марчиняк белән очрашуда Польша белән Татарстан арасында хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Польша илчесе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашты.

Равил Әхмәтшин кунакларга республиканың халыкара элемтәләре, Татарстанның инновацион проектлары, узган һәм пландагы булачак эре халыкара вакыйгалар турында сөйләде. Ул Польша белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә өмет белдерде һәм аның өчен күп кенә юнәлешләрдә мөмкинлекләр булуын әйтте, диелгән әлеге хәбәрдә.

Очрашу Польша ягыннан илченең соравы буенча, Казанга эшлекле сәфәренә әзерлек кысаларында узды. Июнь аенда ул Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Казанда узачак Польша һәм Колумбия җыелмалары матчында булырга планлаштыра.

Влодзимеж Марчиняк Польша һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгыту кысаларында республика җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар уздыруда кызыксыну белдергән.

Очрашу барышында әңгәмәгә Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә булган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кушылган. Ул Польша белән хезмәттәшлекне күп планлы итеп киңәйтүгә ярдәм итәчәген белдергән һәм Польша ягына уртак эш өчен перспективалы юнәлешләрне билгеләргә тәкъдим иткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10