ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тарих белән кызыксынучыларны "Тарихи бранч"ка чакыралар

23 май 2018, 15:20

Чираттагы утырыш "1917-1920 елларда милләтне оештыру проектлары" темасына багышлана.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Бу шимбә, 26 майда, “Тарихи бранч” тарихи клубының чираттагы утырышы узачак. Бу турыда "Фейсбук" челтәрендә Илдар Шәфыйков хәбәр итте.

Утырышта "1917-1920 елларда милләтне оештыру проектлары" темасына Айрат Фәйзрахманов һәм Илнар Гарифуллин сөйләячәк. 

  • “Тарихи бранч” – тарихка багышланган яңа форматтагы клуб. Проект тарих белән кызыксынучыларга, аны тирәнтен өйрәнүчеләргә багышлана.  

Бранч Казан Кремлеендәге Манежда узачак. Башлана 10:00 сәгатьтә.

Керү бушлай. Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10