ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр
Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп өемен сүндерүен дәвам итә

Мәдәният

Казанда "Халык мәхәббәте лауреаты" бәйрәме була

23 май 2018, 14:28 , Фото: mincult.tatarstan.ru

Казанда Чара күренекле композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышлана.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Иртәгә, 24 майда, композитор Салих Сәйдәшев һәйкәле янында, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институты бинасы каршындагы мәйданда дүртенче тапкыр "Халык мәхәббәте лауреаты" бәйрәме үткәрелә.  Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара күренекле композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышлана. Моннан тыш, бәйрәм Татарстандагы профессиональ музыка казанышларын күрсәтү мәйданчыгы булып тора, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Проектның авторы һәм режиссеры - Россиянең халык артисты, профессор, “Сәйдәш” концерт үзәге директорының мәдәният һәм сәнгать буенча урынбасары Лима Кустабаева.

Бәйрәмдә күренекле башкаручылар, республика һәм муниципаль коллективлар, театрлар, уку йортлары һәм иҗади берлекләр катнаша: Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе; Казан федераль университеты; Казан дәүләт мәдәният институты; И.В.Әүхадиев исемендәге Казан музыка көллияте; Г.Камал исемендәге дәүләт академия театры; К.Тинчурин исемендәге драма театры; Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе; «Ля Примавера» камера оркестры; «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры; «Казан нуры» халык инструментлары оркестры; «Сәйдәш» мәдәни үзәге; «Сәйдәш» халык бию театры; «Казан» милли-мәдәни үзәге; С.Сәйдәшев исемендәге балалар музыка мәктәбе; Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина; Россиянең атказанган артисты Илдүс Әхмәтҗанов;
Татарстанның халык артистлары Римма Ибраһимова, Рафаэль Сәхәбиев, Рөстәм Маликов, Мингол Галеев, Татарстанның атказанган артистлары Айдар Габдинов, Рөстәм Асаев, Гөлшат Имамиева, «Зөләйлә» триосы һ.б. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10