ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Башкортстан вәкилләре Словениядә бал кортларына багышланган конференциядә катнашты

23 май 2018, 13:27

Башкортстан вәкилләре Словениядә бал кортларына багышланган конференциядә катнашты Словениядә беренче тапкыр Бөтендөнья умартачылар көне билгеләп үтелгән. Әлеге бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясы календарена кертелгән.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Словениядә узган авыл хуҗалыгы үсеше һәм азык-төлек куркынычсызлыгы өчен бал кортлары роленә багышланган  халыкара конференциядә Россияне Башкортстан вәкилләре тәкъдим итте. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Конференция эшендә 17 ил вәкиле катнашкан. Россия делегациясе җитәкчесе – умартачылык һәм апитерапия буенча Башкорт фәнни тикшеренү үзәге директоры Әмир Ишемгулов Россиядә һәм Башкортстанда умартачылык өлкәсе торышы белән таныштырган.

Конференция эше йомгаклары буенча Словениядә форумда катнашкан 17 илнең уртак декларациясе һәм дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгате кабул ителгән.

  •  20 майда Словениядә беренче тапкыр Бөтендөнья умартачылар көне билгеләп үтелгән. Әлеге бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясы календарена кертелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10