ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Татар дөньясы

Милли шура рәисе Алтай крае хөкүмәте вәкилләре белән очрашты

23 май 2018, 12:30 , Фото: tatar-congress.org

Милли шура рәисе Алтай крае хөкүмәте вәкилләре белән очрашты 12 июнь көнне Алтайда Сабан туе узачак территориядә зур фольклор бәйрәме була.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Алтай краена килде һәм крайның Хөкүмәт вәкилләре белән очрашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Васил Шәйхразиевның көн тәртибе Алтай краеның Хөкүмәт рәисе урынбасары Виталий Снесарь белән очрашудан башланды. Алтай краеның Хөкүмәт йортында узган әлеге очрашуда Виталий Снесарь Татарстан кунакларын сәламләп, футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруда уңышлар теләүдән башлап китте. ТР Премьер-министры урынбасары үз чиратында чемпионатка әзерлекләр, Татарстанның спорт өлкәсендәге уңышлары, күп санлы спорт ярышлары уздырылуы турында ассызыклап узды. Узган ел Татарстан Республикасы 3,5 миллион турист кабул итүен әйтте", диелгән әлеге хәбәрдә.

“2012 елдан башлап Алтай краеның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Әминов зур масштаблы Сабан туе уздыру теләге белән янып йөри. Һәм ниһаять быел махсус икътисади зона “Бирюзовая Катунь” да узачак әлеге Сабан туе ике субъект арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә һәм дуслыкны ныгытуда үз ролен уйнар”, – диде Виталий Снесарь.

Васил Шәйхразиев узган елдагы ике делегация очрашуы Татарстан белән Алтай крае арасында тагын да тыгызрак эшчәнлеккә этәрүе турында әйтеп узды. “Бүгенге көндә актив рәвештә Сабан туена әзерлек бара. Татарстанның Зәй районыннан 150 кешелек делегация киләчәк, шулай ук Мәдәният министрлыгы тарафыннан иҗат коллективлары да җибәреләчәк, – дип ассызыклады Милли шура рәисе. — 17 июньдә узачак Сабан туена күрше регионнардан, Казахстаннан да милләттәшләребез чакырулы. Ерак регионнардан килүчеләр өчен кунакханә мәсьәләләре, парковка урыннары, шулай ук мәдәни программадан кала килгән халыкны тиешле дәрәҗәдә тукландыру мәсьәләләренә игътибар бирергә кирәк. Сабан туе исерткеч эчемлекләрсез уздырыла, шуңа күрә алкоголь сату булырга тиеш түгел. Янгын сүндерүчеләр частьлары белән сөйләшеп куерга, биотуалетлар урнаштыру мәсьәләләрен хәл итеп бетерергә”, – кирәклеген дә искәртте.

Виталий Снесарь башка регионнардан кунаклар чакыру буенча эш алып барылуы турында әйтеп узды. Сабан туе узачак районның зур масштаблы чараларны оештыруда тәҗрибәсе булуы, 12 июнь көнне Сабан туе узачак территориядә зур фольклор бәйрәме узачагын да ассызыклады. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10