ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Томскида "Яшь татар гаиләсе" бәйгесе була

23 май 2018, 12:16 , Фото: соцсети

Томскида Бәйгедә яшь гаиләләр үзләре белән таныштырырга, татар телен белүләрен күрсәтергә, татар милли ризыгын тәкъдим итәргә һәм татарча җыр башкарырга тиеш.
(Казан, 23 май, "Тататар-информ"). Томск шәһәрендә "Яшь татар гаиләсе-2018" бәйгесе быел 17 июньдә узачак. Томск татар мәдәнияте үзәге хәбәр итүенчә,  конкурста  катнашучыларның яше 35 тән артмаган булуы шарт. 
 
Бәйгедә яшь гаиләләр үзләре белән таныштырырга, татар телен белүләрен күрсәтергә, татар милли ризыгын тәкъдим итәргә һәм татарча җыр башкарырга тиеш, диелгән әлеге хәбәрдә.
 
"Яшь татар гаиләсе" бәйгесенең максаты - гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм саклау, гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү, яшь гаилә институтын пропагандалау, гаилә тәрбиясе һәм гаилә гореф-гадәтләрен, милли-мәдәни кыйммәтләрне яңарту. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10