ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Зөләйха» сериалында Мортаза ролен Минвәли Габдуллин уйнавы мөмкин
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Хәвеф-хәтәр

Татарстанның Балтач районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, бишәү зыян күргән

23 май 2018, 11:08

Фаҗига бүген иртәнге сәгатьләрдә Доргадан ерак түгел, Чепья - Куныр юлында килеп чыккан.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Татарстанның Балтач районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, биш кеше зыян күргән, дип хәбәр итә “Татар-информ”га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова.

Фаҗига бүген иртәнге якта Доргадан ерак түгел Чепья – Куныр юлында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл һәлакәтенә ике җиңел автомобиль сәбәп булган.

Юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше зыян күргән, берсе табиблар килгәнче урында ук үлгән. Зыян күргән өч кеше уртача авырлыктагы имгәнү һәм җәрәхәтләр белән - Арчага, тагын берсе авыр хәлдә Балтач үзәк хастаханәләренә озатылган. Бишенчесен табиблар өенә амбулатор дәвалауга җибәргән.

Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10