ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәндә тәрбиягә алынган 73 баланы кунак иттеләр

23 май 2018, 08:00 , Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешәндә тәрбиягә алынган 73 баланы кунак иттеләр Районда ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 73 бала аларны кабул иткән яисә опекунлыкка алган гаиләләрдә яши.

(Чирмешән, 23 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Гаилә көне уңаеннан яшьләрнең ял итү үзәгендә тәрбиягә бала алган гаиләләр белән очрашу үтте.Районда ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 73 бала аларны кабул иткән яисә опекунлыкка алган гаиләләрдә яши, шул исәптән 25 гаиләдә асрамага алынган 52 бала тәрбияләнә, дип яза җирле басма.
-Тәрбиягә бала алган якташларыбызны чын мәгънәсендә олы йөрәкле кешеләр дияр идем. Гаилә җылысын бернинди балалар йорты да, мәктәп тә алыштыра алмый, -диде опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Светлана Севастьянова, бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп. – Ләкин ят балаларны гаиләгә сыендыру –җитди адым. Моңа барганчы, мең кат уйларга кирәк. Күпчелек гаиләләрдә тәрбиягә алган балаларны якын күреп, яратып яшиләр. Әмма, кызганычка каршы, проблемалар да юк түгел. Хәзер без, нигездә, шундый гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү юнәлешендә эшлибез, Чистай балалар йорты белгечләре белән хезмәттәшлек итәбез.

Светлана Ильинична кайбер чирмешәнлеләргә балаларны тәрбияләүгә өлеш керткәннәре өчен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын да тапшырды.

Очрашуда катнашкан Әккәрәй авылында яшәүче ирле-хатынлы Елена һәм Илья Мензелиннар өч балалары янына ике ятимне сыендырганнар.

-Минем күптәннән шундый хыялым бар иде,- ди Елена Евгеньевна. -2016нче елда без Казаннан бертуган Ислам белән Русланны алып кайттык. Беренче көннән үк алар белән уртак тел таптык, балаларыбыз белән дә дуслаштылар. Безнең гаиләдә “бу үзебезнең балалар, болары кабул иткән” дигән уй да юк, аларны бертигез күрәбез, бертигез яратабыз. Беркайчан да бер минутка да мондый адымга барганыма үкенгәнем булмады. Киләчәктә әле тагын бер кыз да алмакчы булабыз.

Яшьләрнең ял итү үзәге кунаклары бер – берсе белән якынрак таныша, аралаша алдылар, уртак мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Үзәк хезмәткәрләре аларга концерт номерлары да, төрле уеннар да тәкъдим иттеләр. Соңыннан бөтенесе бергә чәй табыны артында сыйландылар, диелгән район хәбәрендә

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10