ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сайлау көнне Төркиянең Эрзурум төбәге ИЙИ партиясенең Карачобан районы башлыгы үтерелгән
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр

Фән һәм мәгариф

Россиядә милли республикалар туган телдә имтихан бирүне кайтаруны таләп итә

22 май 2018, 18:49

Милли телләрне ихтыяри өйрәнү турындагы закон проектына багышланган түгәрәк өстәлдә депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, фәнни хзмәткәрләр катнашты.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Россиядәге милли республикалар 9нчы һәм 11нче сыйныфларда туган телдә имтихан бирү мөмкинлеген кире кайтаруны таләп итә. «Гомуми белем бирү системасында туган телләр үсеше: сәяси-хокукый актлар» темасына узган түгәрәк өстәлдә кабул ителгән резолюциядә шул хакта әйтелгән.

Милли телләрне ихтыяри өйрәнү турындагы закон проектына багышланган түгәрәк өстәлдә депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, фәнни хезмәткәрләр катнашкан.

«Федераль законнар ярдәмендә телләрнең тигезлеге, аларның ирекле үсеше тәэмин ителгән Россия Федерациясе кебек күпмилләтле ил өчен, әлеге закон тәкъдиме үзара хөрмәтле милләтара мөнәсәбәтләрне какшата, Россия халыклары телләрен саклауны тәэмин итми», — диелгән резолюциядә.

Җәмәгать вәкилләре Дәүләт Думасыннан «Мәгариф турында»гы федераль законга гражданнарның, кадрлар һәм укыту-методик тәэмин ителеш белән, туган телдә урта гомуми белем алу конституцион хокукын тәэмин итү өлешендә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертүне таләп итте.

Моннан тыш, очрашуда катнашучылар Россия Хөкүмәтенә таләпләр куйды. Алар «Россия Федерациясе республикалары дәүләт теле» уку дисциплинасын укытуны уку планнарының инвариант өлешендә, укучыларның һәм аларның законлы вәкилләре — әти-әниләре сайлау хокукы белән, ныгытуны сорый.

Шулай ук таләпләрдә «Туган тел» уку дисциплинасын аерым укытуны кертү бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10