ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие изге айда тоткыннар белән аралашты

22 май 2018, 17:39 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие изге айда тоткыннар белән аралашты Татарстан мөфтияте Рамазан-шәриф аенда төрмәләргә җиләк-җимешләр, ашамлыклар, ә Корбан бәйрәме көннәрендә ит алып керә.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Казанның 2нче төзәтү колониясендә җәза үтүче мөселманнар белән очрашты. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин колониянең “Касыйм” мәчетендә өйлә намазын укытты, рамазан аеның кыйммәтләрен аңлатып нәсыйхәт сүзләре ирештерде, мөселманнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Биредә иллегә якын кеше мәчеткә кереп гыйбадәтләрне үти, шулай ук ураза тоту өчен мөмкинлекләр тудырылган.

Татарстан мөфтие колония тоткыннарына 200 кг күләмендә җимешләр – хөрмә, инҗир, өрек тапшырды, авыз ачу үткәрелә торган ашханәне карады, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикадагы төрмәләрдә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлешне Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов җитәкли һәм колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатында тормышка ашырыла. Нәзарәт эшчәнлегенең бу юнәлешен алып бару өчен республикабызның 11 төрмәсендә имам беркетелгән. Хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, Татарстанның җәзаларны үтәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре булдырылган, анда барлыгы 520 тоткын намазларга йөри, Коръән укый һәм башка дини йолаларны башкара.

Татарстан мөфтияте Рамазан-шәриф аенда төрмәләргә җиләк-җимешләр, ашамлыклар, ә Корбан бәйрәме көннәрендә ит алып керә, шулай ук дини викториналарга бүләккә Коръәннәр, китаплар тапшыра. Бүгенге очрашу барышында тудырылган барлык мөмкинлекләр өчен УФСИН җитәкчелегенә рәхмәтләр белдерелде, диелгән бу хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10