ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Баулы районында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашты

22 май 2018, 17:00 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Баулы районында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашты Очрашуда сөт базарында бәяләр, авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга субсидияләр, юл төзү мәсьәләләре турында сүз барды.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районында булды. ТР Президенты авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашты, районда социаль-мәдәни өлкәдә гамәлгә ашырыла торган республика программалары барышы белән танышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хуҗалыклар, инвесторлар һәм Баулы районының җирле үзидарә башлыклары белән очрашу "Миңнуллин крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә Покровский-Урустамак авылында үтте. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин хәбәр иткәнчә, язгы чәчү эшләре районда 85 процентка башкарылган. 33,8 мең гектарның 28,8 мең гектар чәчелгән, шуларның 18,8 мең гектары - бөртеклеләр.

Хуҗалыкларда 211 трактор, 106 чәчкеч, 19 чәчү комплексы бар. Терлекчелек өлкәсендә районда 11,1 мең эре мөгезле терлек бар, шуларның 3,7 меңе - савымлы сыерлар. Ел башыннан 4,8 мең тонна сөт җитештерелде.

Әңгәмәдә сөт базарында бәяләр, авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга субсидияләр, юл төзү мәсьәләләре турында сүз барды. Районда вак таш чыгару мөмкинлеге бар, аны юл төзелешендә кулланып була, әмма табигатьне саклау органнары белән эшчәнлекне яраштырырга кирәк. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, вак ташны чыгару экологиягә зыян китерергә мөмкин. Ул документларны әзерләргә һәм әлеге проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеген тикшерергә йөкләде.

Шуннан соң, Рөстәм Миңнеханов авылдагы балалар бакчасында булды. Анда республика программасы буенча төзекләндерү эшләре алып барыла. Бина 1988 елда төзелгән. Объектта түбәне, тышкы ягын, җылыту һәм су белән тәэмин итү системаларын, ишек һәм тәрәзәләрне яңарту планлаштырыла. Балалар бакчасына 35 бала йөри.

Рөстәм Миңнеханов мәдәният йортында да булды. Анда да ремонт эшләре бара. Объектны җәй ахырына кадәр сафка кертергә ниятлиләр. Биредә 17 клуб оешмасы эшли (фольклор ансамбль, удмурт халык театры, җыр һәм бию түгәрәкләре).  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10