ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Татарстан сәламәтлек саклау министры Яшел Үзән хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләде

22 май 2018, 16:35 , Фото: http://zelenodolsk.tatarstan.ru

Татарстан сәламәтлек саклау министры Яшел Үзән хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләде    Район хастаханәсенең элеккеге баш табибы Республика клиник онкология диспансерын җитәкли.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”). Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә яңа баш табиб билгеләде. Бу хакта “Татар-информ”га Яшел Үзән мэриясе матбугат хезмәтендә әйттеләр.

Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсендә яңа баш табиб булып Татьяна Сабурская билгеләнде. Ул элек мөмкинлекләре чикле булган “Ышаныч” (“Доверие”) балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәген җитәкләгән.

Татьяна Сабурскаяны хастаханә коллективына бүген көндезге сәгать икедә тәкъдим иттеләр.

  • Моңа кадәр Яшел Үзән район үзәк хастаханәсен Илгиз Һидиятов җитәкләде. Татарстан сәламәтлек саклау министры апрель аенда аны Республика клиник онкология диспансерына баш табиб итеп билгеләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10