ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр
Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп өемен сүндерүен дәвам итә

Икътисад

Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 30 – 40 процентка үсәргә мөмкин

22 май 2018, 16:08

Узган ел Татарстан һәм Кытай арасындагы товар әйләнеше, 2016 ел белән чагыштырганда, 50 процентка үскән.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан һәм Кытай арасындагы товар әйләнеше ел эчендә 2017нче ел белән чагыштырганда 30 – 40 процентка үсәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина җиткерде.

“2017 елга караганда товар әйләнешен якынча 30 – 40 процентка арттырачакбыз”, - диде спикер.

Татарстан һәм Кытай арасындагы товар әйләнеше узган ел 565,5 млн долларны тәшкил итте һәм 2016 ел белән чагыштырганда 50 проценттан артык диярлек үсте. Әлеге күрсәткечкә соңгы алты елда беренче тапкыр ирешү бу.

Кытай –Татарстанның төп партнерларының берсе, гомуми товар әйләнешендә ул җиденче урынны тота. 2017 елда экспортка 260,4 млн долларлык (үсеш 2,15 тапкыр), импортка – 204,6 млн долларлык (үсеш 1,21 тапкыр) товар куелган..

Россия-Кытай товар әйләнеше узган ел өч тапкырдан артык үскән һәм 84 млрд АКШ долларына җиткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10