ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Азнакай егетләрен тантаналы төстә армиягә озаттылар

22 май 2018, 23:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакай егетләрен тантаналы төстә армиягә озаттылар Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары егетләргә район башлыгының истәлек бүләген – кул сәгатьләрен тапшырды.

(Азнакай, 22 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).  Бүген Азнакай егетләрне тантаналы төстә армиягә озатты. Төрле уку йортларында белгечлек алган 16 егетебез ил иминлеген сакларга китте. Аларны озатырга килгән район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов район җитәкчелеге, депутатлар исеменнән чыгыш ясап, сүзне алар алдындагы шушы изге бурычтан башлады, дип яза район газетасы.

–Ир-егет өчен ил иминлеген саклау зур горурлык ул. – диде ул. – Илебезнең төрле почмакларында хезмәт иткән азнакайлылар турында моңынчы гел яхшы фикерләр, мактау сүзләре генә ишетеп килдек, сез дә бурычыгызны намус белән үтәрсез дигән ышаныч белән, изге теләкләрдә, туган якларда көтеп калабыз. Менә шушындый өрлектәй егетләр үстереп, аларны ил сакчылары булырлык итеп тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев белән бергәләп алар солдат булачак егетләргә район башлыгының истәлек бүләген – кул сәгатьләрен тапшырдылар.

Өлкәннәрнең һәр сүзен сеңдереп калырга теләгәндәй, егетләр бар игътибарын аларга төбәгән. Үзләрен озатырга җыелган якыннары, дуслары белән алар инде саубуллашкан, менә шушы мизгелләрдән үзләре өчен башланачак өр-яңа тормыш ымсындыра да, уйландыра да торгандыр. Һәммәсе белгечлек алган, үзен рухи яктан да, физик халәте белән дә хезмәткә әзер саный. Хәзер армиягә шундыйларны гына алалар да.

Изге Рамазан аенда изге бурыч үтәргә алынган егетләргә хәер-фатиха теләп Азат хәзрәт догалар ирештерде. Республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеевның төпле киңәшләре, сүз дә юк, хезмәт иткәндә бик тә ярап куяр, диелгән район хәбәрендә.

Тынлы оркестр күңелләрне җилкендереп дәртле марш уйный башлауга, тигез сафка тезелгән егетләребез автобуска атлады. Аларны нәүмиз карашлары белән озаткан якыннары, райондашлары изге теләген әйтеп калды: "Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!”

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10