ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев Димитровградның Г.Тукай исемендәге мәктәбендә булды

22 май 2018, 11:49 , Фото: tatar-congress.org

Васил Шәйхразиев Димитровградның Г.Тукай исемендәге мәктәбендә булды Васил Шәйхразиев Ульяновск өлкәсе губернаторына рәхмәт җиткергән, милли мәcьәләләрне хәл итүдә бу өлкәнең үрнәк булуын әйткән.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Ульяновск өлкәсендә эшлекле сәфәре кысаларында Димитровградның Г.Тукай исемендәге мәктәбендә булды, дип Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Милли шура рәисен Ульяновск өлкәсенең мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Алексей Шкляр, Димитровград шәһәре башлыгының беренче урынбасары Юлия Корженкова, Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рамис Сафин, Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Халиуллин, Г.Тукай исемендәге №22 урта мәктәпнең директоры Мөнирә Джумаева каршы алган.

Эш сәфәре Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге №22 урта мәктәпнең ишегалдында урнашкан бөек татар шагыйре Г.Тукай бюстына чәчәк салудан башланып киткән.

Алга таба Васил Шәйхразиевка әлеге мәктәп буенча экскурсия оештырганнар, мәктәп тарихы һәм аның эшчәнлеге белән таныштырганнар. Соңрак Милли шура рәисе яңа компьютер классын ачуда катнашкан, Татарстан Республикасы Президентының бүләкләрен тапшырган.  

Очрашуның рәсми өлеше Ульяновск өлкәсе һәм Димитровград шәһәренең хакимият һәм татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, җирле татар җәмәгатьчелеге активы катнашында узды. Үзенең сәламләү сүзендә Васил Шәйхразиев Ульяновск өлкәсе губернаторына рәхмәт җиткерде, милли мәcьәләләрне хәл итүдә Ульяновск өлкәсенең үрнәк булуын әйтте. Шулай ук ул Татар конгрессы, Милли шура эшчәнлеге турында да мәгълүмат бирде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Васил Шәйхразиев татар мәктәбе өчен Ульяновск өлкәсе, Димитровград шәһәре хакимиятләренә рәхмәт җиткергән. Алга таба да Татар конгрессы мәктәп белән тыгыз элемтәдә торачак һәм үз ярдәмен күрсәтәчәген билгеләп узган. Мондый мәктәпләрнең Россия буенча күп булмавын һәм күп мәктәпләргә үрнәк булуын ассызыклаган.

Ульяновск өлкәсенең мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Алексей Шкляр Татарстан тарафыннан күрсәтелгән ярдәм, хезмәттәшлек өчен, һәрдаим үз тәҗрибәсе белән уртаклашканы өчен рәхмәтләрен җиткергән. Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеген югары бәяләгән.

Г.Тукай исемендәге татар мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева өлкә губернаторы Сергей Морозовка, мәктәп ачылуның беренче көннәреннән үк күрсәтелгән ярдәме өчен Бөтендөнья татар конгрессына, аерым Васил Шәйхразиевка рәхмәт әйткән.

Очрашуның рәсми өлеше тәмамлангач, җыелган кунаклар өчен мәктәп балалары катнашында концерт программасы күрсәткәннәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10