ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшү өчен кастинг игълан ителгән

22 май 2018, 11:53 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшү өчен кастинг игълан ителгән Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча күп серияле фильмны «Россия 1» телеканалы төшерә.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). 3-8 июньдә Казанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшү өчен актерлар арасында кастинг үткәреләчәк. Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча күп серияле фильмны «Россия 1» телеканалы төшерә.

  • Фильмда төп рольне Россиянең театр һәм кино актрисасы Чулпан Хамматова башкарачак. Режиссеры - «Кровавая барыня», «Деньги» сериалларын төшергән Егор Анашкин. Картина Татарстан территориясендә төшереләчәк.

Кастингта катнашу өчен «Время кино» дирекциясе почтасына (cinematimekzn@mail.ru) резюме, гариза һәм ирекле формада видеовизитка җибәрергә кирәк.

  • «Зөләйха күзләрен ача» романы 2015 елның маенда «АСТ» нәшриятында рус телендә басылып чыкты. Гүзәл Яхинаның беренче китабы тиз арада бестселлерга әверелде һәм 20 телгә (шул исәптән, татарчага) тәрҗемә ителде. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10