ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Дин

Саратов өлкәсендә «Рамазан остаханәсе» эшли башлады

22 май 2018, 11:57 , Фото: muslim.ru

Саратов өлкәсендә «Рамазан остаханәсе» эшли башлады Бер ай дәвамында шимбә көннәрендә малайлар һәм кызлар үз куллары белән сувенирлар ясаячак.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Саратов өлкәсенең Балаково шәһәре Җәмигъ мәчетендә «Рамазан остаханәсе» эшли башлаган, дип хәбәр итә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Балалар иҗат мәйданчыгы оештыру башлангычы белән «Фирдәвес» җирле хатын-кызлар оешмасы чыккан.

Бер ай дәвамында шимбә көннәрендә малайлар һәм кызлар үз куллары белән вак-төяк әйберләр һәм сувенирлар ясаячак. Очрашу ахырында малайлар һәм кызларга өй эше бирелә, ә сувенирларны якыннарына бүләк итәләр.

Беренче мастер-класста нәни мөселманнар әти-әниләре белән бергә Рамазан календаре эшләгән.

«Фирдәвес» җирле хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Айшә Тумарова хәбәр иткәнчә, иҗади мәйданчык изге Рамазан аена багышланган. «Биредә балалар иҗади мөмкинлекләрен үстерү белән бергә, уен формасында изге ай хакында күп кенә яңа әйберләр белә», - дип әйткән ул.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10