ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән
Испания футболчысы Жерар Пике Казанда төшкән видео дөнья буйлап таралды
Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра
Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Татар дөньясы, Фән һәм мәгариф

Башкортстандагы татар галимәсе РФ Дәүләт Думасының Рәхмәт хатына лаек булды

22 май 2018, 11:41 , Фото: Илдус Фазлетдинов

Башкортстандагы татар галимәсе РФ Дәүләт Думасының Рәхмәт хатына лаек булды Альбина Хәлиуллина Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең рәис урынбасары, 2016 елда аның "Синсез..." шигырь җыентыгы чыкты.

(Уфа, 22 май, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты доценты Альбина Хәлиуллинага Россия Дәүләт Думасының Рәхмәт хатын Милләтләр эшләре буенча комиссиясе рәисе, Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең Шура рәисе Илдар Гыйльметдинов Бүздәк җирендә узган “Бәлешфест” фестивале барышында тапшырды. Галимә һәм җәмәгать эшлеклесе әлеге бүләккә “Россия Федерациясендә милләтара татулыкны һәм тынычлыкны ныгыту керткән зур өлеше өчен” лаек булды.

Альбина Хәлиуллина М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында укыта. 2005 елда ул “ХХ гасырның 90нчы еллар татар прозасында типиклаштыру үзенчәлекләре” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаган иде. Бер үк вакытта ул иҗтимагый эшләр дә алып бара: Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең рәис урынбасары булып тора. Республикада узган татар мәдәни чараларының күпчелеге аның катнашлыгында уза.

2016 елда З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында А.Г. Хәлиуллинаның “Синсез...” дип исемләнгән шигъри җыентыгы дөнья күрде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10