ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

Башкортстанда Салават Юлаев истәлегенә мемориаль таш куйганнар

22 май 2018, 10:03 , Фото: bashinform.ru

Башкортстанда Салават Юлаев истәлегенә мемориаль таш куйганнар Ташта башкорт һәм рус телләрендә Салават Юлаевка багышланган сүзләр уеп язылган.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Башкортстанның Салават районында милли герой Салават Юлаев истәлегенә мемориаль таш урнаштырганнар, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Ташта башкорт һәм рус телләрендә Салават Юлаевка багышланган сүзләр уеп язылган: «Юҡ, мин үлмәнем, башҡорттар!» - тип һинең рухың шаңдай оранда» («Нет, я не умер, башкиры!» — звучит твой дух в боевом кличе»).

Бөтенроссия башкорт яшьләре корылтае, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге, «Салават оныклары» оешмасы һәм Әлкә авыл советы истәлек акциясе оештырган.

«Салават районында яндырылган Такаево авылы урынында таш тирмә бар, башкорт халкының милли батыры истәлегенә гранит ташны шунда урнаштырдылар, - дигән башкорт яшьләре корылтае һәм «Аргымак» этно-рок төркеме җитәкчесе Ринат Рамазанов. - Әлкә мәктәбендә безнең төркемнең концерты булды. Аннары балалар белән таш куелган урынга киттек. Курайда уйнадык, балалар шигырьләр укыды, биеде, бергәләп фотога төштеләр».


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10