ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов янәдән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советын җитәкли

22 май 2018, 07:14 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов янәдән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советын җитәкли 2017 елда компаниянең чиста табышы 542 млн сумнан арткан.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов янәдән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советын җитәкли. Бу турыда кичә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык җыелышында билгеле булды. Татарстан Президенты матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең яңа Директорлар советы билгеле булды. Яңа Совет рәисе итеп Рөстәм Миңнеханов сайланды. Генераль директор итеп Рафинат Яруллин расланды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Җыелышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. 2017 елдагы эшчәнлек турында хисап нотыгы белән холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.

Хисап елында «Татнефтехиминвест-холдинг» республиканың нефть-газ комплексын үстерү эшен дәвам иткән. Шул исәптән төп юнәлешләр буенча – яңа технологияләрне гамәлгә кертүгә ярдәм күрсәтү.

Предприятиеләр һәм фәнни оешмалар катнашында нефть химиясе һәм автомобильләр төзелеше өлкәсендә сәнәгатьне үстерү буенча тикшеренүләрнең һәм эшләнмәләрнең «Ак Китабы» эшләнгән. Документ республика предприятиеләренә һәм министрлыкларына җибәрелгән.

2017 елда холдинг фәнни-техник советының 11 утырышы уздырылган, шулардан 4 мәсьәлә Директорлар советына чыгарылган.

Базарга 17 маркетинг күзәтүе уздырылган. Шулардан цеолитлар, меламин, метионин, бор, хризотил, суперпластификаторлар буенча тикшеренүләр бар.

2017 елда компаниянең чиста табышы 542 млн сумнан арткан.

Җыелыш 2017 ел өчен ТНХИ-Х акционерларына 162,7 млн. сум дивиденд түләү турында карар чыгарды, бер акциягә 387 сум диярлек.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10