ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Мәдәният

Чаллы театры директоры Рашат Фәйзрахманов: Татар тамашачысына Зифа Кадыйрова әсәре кирәк

22 май 2018, 09:13 , Фото: Чаллы театры сайтыннан

Чаллы театры директоры Рашат Фәйзрахманов: Татар тамашачысына Зифа Кадыйрова әсәре кирәк Чаллы театрында З.Кадыйрова әсәрләре буенча куелган “Сагынырсың, мин булмам”, “Язмыш сынавы” спектакльләренә билетлар берничә ай алдан сатылып бетә.

(Казан, 22 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Хәзерге көндә татар театры өчен иң популяр автор – Зифа Кадыйрова. Аның әсәрләре буенча куелган спектакльләргә билетлар берничә ай алдан сатылып бетә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзрахманов әйтте.

Чаллы театрында Зифа Кадыйрова романнары буенча куелган “Сагынырсың, мин булмам” һәм “Язмыш сынавы” мелодрамаларына билетлар берничә ай алдан сатылып бетә.

“Язмыш сынавы” ел ярым эчендә йөз тапкыр күрсәтелгән - 30 000 тамашачы дигән сүз. Бу сезонда чыгарылган “Сагынырсың, мин булмам” спектакле утыз тапкырдан артык күрсәтелгән. Театр ике спектакльне дә районнар буйлап бик актив гастрольләргә йөртә.

“Хәзер тамашачыга Зифа Кадыйрова язганнар кирәк. Тамашачы аның әсәрләре буенча куелган спектакльгә килә икән – без бу авторны куерга тиеш. Алга таба ничек буласын белмибез, әмма ул бүген татар театрына халык китерә торган автор, - ди театр директоры Рашат Фәйзрахманов. – Без Зифа Кадыйрова әсәрләре белән башка куелышлар өчен акча эшлибез”.

Апрель аенда Әлмәт татар дәүләт театры да Зифа Кадыйрова романы буенча спектакль чыгарды. “Синсез килгән язлар” мелодрамасын Илтөзәр Мөхәммәтгалиев инсценировкасы буенча Лилия Әхмәтова куйган. Спектакль инде аншлаг белән алты тапкыр стационарда куелган, өч тапкыр районга чыккан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10