ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Авыл

Кукмара районы "Тойма" җәмгыятендә икешәр норма-сменадан артык эшлиләр

22 май 2018, 02:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмара районы Быел тоймалалылар бер яңалык керткәннәр: "Үсемлекчелек белән идарә итү" сынау программасын эшләтеп җибәргәннәр

(Кукмара, 22 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Чәчү кампаниясенең иң кызган вакыты. Басу-кырлардан кошлар моңы белән бергә яңгыраган техника "җыры" күңелләрне җилкендереп җибәрә. "Тойма" җәмгыятендә дә чәчү кызу темплар белән бара, биредә кырдагы егетләрне мактап, икешәр норма-сменадан артык эшлиләр, диделәр.

 "Тойма" җәмгыяте - орлыкчылык белән шөгыльләнә торган хуҗалык. Шуңа күрә игенчелек аларның эшләре дә, ашлары да булып тора. Биредә сөрүлек җирләр 2340 гектарны тәшкил итә. Күрше Киров өлкәсеннән дә күпмедер җирне арендага алып эшләргә туры килә икән, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

- Аллага шөкер, чәчү кампаниясе уңышлы гына бара, - дип каршы алды безне җәмгыятьнең баш агрономы Мөнир абый Галимҗанов. – Кыр эшләренә 5 майда керешкән идек. Чәчүгә 10 майда чыктык. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәрне тукландыруны тулысынча тәмамладык. Тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, бер гектарга 105 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертергә планлаштырабыз. Хәзер аның 80 проценты үтәлде, ә калган өлеше яфрактан тукландырылачак. Без сезонга ике тапкыр игеннәрне комплекслы эшкәртәбез, ашлама керткән вакытта корткычларга, чүп үләннәренә каршы да сиптерәбез. Бу эшләрне, умарта кортларына зыяны булмасын өчен, күпьеллыкларның чәчәк атмаган вакытында башкарырга тырышабыз. Чөнки табигать турында да онытырга ярамый, аны сакларга кирәк. Безнең максат: бер-ике елда гына уңыш алу өчен эшләү түгел, ә киләчәгебезне дә кайгырту.

Җәмгыятьтә чәчүлекләрнең күп өлешен сабан культуралары һәм күпьеллык үләннәр алып тора, диделәр. 1350 гектарда - кыяклы һәм кузаклы күпьеллыклар, 190 гектарда - борчак, 150 гектарда - язгы бодай, 220 гектарда арпа һәм тагын 200 гектарда рапс үстерәләр. Күпьеллык үләннәрне ике-өч елга бер яңартып торалар. Яңа сорт орлыклар да сатып алалар, үзләренең тәҗрибә участокларында аларны сыныйлар.

- Бүгенге көндә безнең хуҗалыкта әйләндереп сукалау технологиясе бөтенләй кулланылмый. Шуның файдасы – җирнең өске өлешендә салам катлавы булгач, язгы көчле яңгырлардан соң да туфрак катмады, тыгызланмады. Бер көнгә 60 миллиметр яңгыр яуды, ягъни бер квадрат метрга алты чиләк су туры килгән дигән сүз бит бу, - диде Мөнир абый, табигать сюрпризларына шаккатып. – Басулар тигез. Җирне ике тапкыр тырмалыйбыз да чәчәбез. Кырда ике чәчү агрегаты эшли, алар артыннан ике техника катоклап бара. Тагын дүртесе җир тырмалый. Быел яз көне күпьеллык үләннәрне тырмалау өчен ике рәтле тырмаларны басуга бөтенләй кертмәдек. Моның өчен махсус БКМ-4 агрегаты сатып алдык, КПШ-11 дигән агрегатыбыз да бар. Алар вакланган саламлы туфракны тырмалау өчен уңайлы.

Тоймалыларның иң беренчеләрдән булып, Глонасс системасын куллана башлаганнарын белә идек инде. Мөнир абый әле дә аның уңайлыклары турында бик күп сөйли ала. Чәчү вакытында, урак өстендә дә тракторның нинди тизлек белән бар ганы мөһим бит, кызурак җилдерә башласалар, кая чаптыгыз дип шалтыратып әйтәм, ди ул. Шулай итеп, кабинеттан чыкмый гына барысын да контрольдә тота, карап, күзәтеп бара. Техника ничә гектар җир эшләгән, күпме ягулык тоткан, ничә минут туктап торган... Әле быел тагын бер яңалык керткәннәр: "Үсемлекчелек белән идарә итү" пилот программасын эшләтеп җибәргәннәр. Бу кәгазь эшен киметергә ярдәм иткән. Бөтен исәп-хисап шул программа нигезендә алып барыла икән. Беренчел мәгълүматны әлеге системага керткәннән соң, анда планлаштырылган һәм башкарылган эшләргә анализ ясала, хәтта механизаторларның хезмәт хакы да исәпләп күрсәтелә икән.

Әмма тормышыбызга нинди генә заманча технологияләр үтеп керсә дә, кеше хезмәтен берни белән дә алыштырып булмый. "Тойма" җәмгыятенең җитәкчесе Рәҗәп абый Галиевның хезмәткәрләре өчен җан атып торганлыгын беләбез. Бу юлы да ул егетләрне мактап кына телгә алды. Коллективта якынча утыз биш кеше хезмәт куя, берсен әйтеп, берсен калдыра торган түгел, үз эшләрен намус белән башкаралар, диде.

Чәчү кампаниясеме, урак өстеме - басу-кырларда һәрвакыт таныш йөзләр очрый. Әйе, күңеле белән иркенлек, киңлек яраткан, техника "җене" кагылган егетләрне яраткан хезмәтләреннән аерып алып буламы соң?! Чәчүдә катнашучы механизаторлар Азат Хаҗиәхмәтов, Гыйльмулла Шаһинуров, Хәлил Мөхәммәтдиновлар, тырмада эшләүче Радик Зыятдиновларны да беренче тапкыр гына күрүебез түгел. Яшьләр дә килә хуҗалыкка. Әнә Мәчкәрә егете Раяз Хәкимуллин биредә беренче елын гына хезмәт куя икән. Киләчәктә ул да остазларыннан калышмас дип уйлыйбыз.

МТЗ-82 тракторын иярләгән Азат Хаҗиәхмәтовның СЗТ-5.4 агрегаты тагып, арпа белән люцерна чәчкән чагы иде. Хуҗалыкта ун ел хезмәт куям, ди ул. Шул вакыт аралыгында үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтеп, тырыш хезмәте белән җитәкчеләрнең, хезмәттәшләренең дә хөрмәтен яулый алган. "Аның артыннан тикшереп йөрүнең кирәге юк, эшен сыйфатлы итеп башкара, бик төгәл егет. Хәзерге вакытта көнгә ике ярым норма-смена эшли", - дип бәяли аны агроном да.

- Иртәнге сәгать биштән алып, кичке сәгать сигез, тугызынчы яртыларга кадәр эшлибез, - диде Азат. – Җир өлгергән, хезмәтебез көйле бара. Ике техника орлык ташый, шуңа күрә бернинди тоткарлыклар юк. Исән-сау эшләргә язсын.

- Чәчкеч әрҗәсендә - ике төрле орлык, ә берсендә - ашлама. Аларның өчесе дә туфракка бертигез дәрәҗәдә төшәргә тиеш. Чәчүдәге егетләрнең төп вазыйфалары - менә шундый төгәллеккә ирешү. Беренче елны бөртекле культураны җыеп алабыз, ә икенче ел өчен күпьеллык үлән ныгып, тамыр җәеп калдырачак, русчалатып "под покров", - дип аңлатты Мөнир абый. – Туфрактагы дымны саклап калуга игътибар бирәбез. Шуңа күрә чәчкеч артыннан катоклап барабыз.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10