ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәндә берәү торак-коммуналь хезмәтләр өчен 100 мең сум әҗәт җыйган

22 май 2018, 07:00 , Фото: архив/Султан Исхаков

Чирмешәндә берәү торак-коммуналь хезмәтләр өчен 100 мең сум әҗәт җыйган Май аеннан башлап бурычлы йортларны суүткәргечләрдән өзә башлаячаклар.

(Чирмешән, 22 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Бүгенге көндә районда бу хезмәтләр өчен бурыч 418 мең сумга җиткән, шуның 300 меңнән артыгы Чирмешән авыл җирлегендәге 112 йортка туры килә. Ел башына бурычлар 425 мең сум булган, дип яза җирле басма.

-Әгәр хуҗа торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләр өчен ике ай түләми икән, аны “кара исемлеккә” кертәбез, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. - Аннан соң алар белән “беркетелгән” актив (район башкарма комитетында эшләүчеләр) эшли башлый. Аларга урамнар бүлеп бирәбез. Нәтиҗәсе бар. Күпчелек акчасы юклыктан түләмәүче түгел, араларында хәлле кешеләр дә байтак. Һәм тагын бер нәрсәгә игътибар иттек, салым түләмәүчеләр исемлегендә дә шул ук фамилияләр.

Май аеннан башлап бурычлы йортларны суүткәргечләрдән өзә башлаячаклар. Бу эшне башкарганчы хуҗаларны тагын бер кат кисәтәләр, ай дәвамында бурыч капланмаса - алар сусыз калачак. Ә кабат суүткәргечкә ялгану өчен, бурычтан тыш та билгеле бер сумма түләргә кирәк булачак.

Чирмешәндә яшәүче бер йорт хуҗасының торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләр өчен (су, канализация, каты көнкүреш калдыкларын чыгару) бурычы 100 меңнән дә артып киткән. Бурычлары 47, 23, 18 мең сумга җитүчеләр дә юк түгел.

Кармыш, Иске Кади, Ульяновка, Иске Котыш, Түбән Кәминкә, Күтәмә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен аен-айга түләп баралар. Шул ук вакытта 10 мең сумнан да артыграк бурычлары булган авыл җирлекләре дә (Ивашкино, Лашман, Шешминка) бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10