ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесе эшли башлады
Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле
“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә
Уразовка авылында Рәшит Ваһапов тууына 110 ел тулуга багышланган фестиваль-конкурс узачак
Дәүләт Думасына Россиядә Әтиләр көнен бәйрәм итү турында канун керттеләр

Сәясәт

Мөхәммәтшин Россия мәдәниятенә ярдәм итүне көчәйтү кирәклеген әйтте

21 май 2018, 20:53 , Фото: tatarstan.er.ru

Мөхәммәтшин Россия мәдәниятенә ярдәм итүне көчәйтү кирәклеген әйтте   Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе "Бердәм Россия” партиясе Югары советы һәм Генераль советы уртак утырышында катнашты.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). "Бердәм Россия” республика территориаль бүлеге сәркатибе, партиянең Генераль Советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россиядә мәдәнияткә ярдәм итүне көчәйтү кирәклеген әйтте. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде. Аны ай дәвамында партиянең төбәк бүлекчәләре тулыландыра ала.

Мөхәммәтшин документны җәмгыять мәдәниятен, рухиятен үстерү, күптеллелеккә һәм күпмилләтлелеккә ярдәм итү бүлеге белән тулыландырырга тәкъдим итте. Тәкъдимне Россия мәдәният министры Владимир Мединский хуплады.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы башлыгы резолюцияне авыл хуҗалыгы темасы белән тулыландыру кирәклеген әйтте. Авыл хуҗалыгы секторы икътисадының шактый өлеше яңартуны сорый, дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10