ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда “ГАЗель” йөк машинасы мопедтагы кызны бәрдергән

21 май 2018, 20:38

Һәлакәт нәтиҗәсендә кызның баш мие селкенгән.

(Чаллы, 21 май, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда “ГАЗель” йөк машинасы мопедтагы кызны бәрдергән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.

“ГАЗель” йөк машинасының 25 яшьлек йөртүчесе Чулман проспекты белән Халыклар дуслыгы урамы киселешендә юл-транспорт кагыйдәләрен бозып, сулга борылмакчы булган. Әмма 23 яшьлек йөртүчесе булган “Индиго Штром” белән бәрелгән.

Нәтиҗәдә, кыз баш мие селкенеп, хастаханәгә озатылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10