ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Балык Бистәсендә янгын куркынычсызлыгы бозылу аркасында ябылган сәүдә үзәге ачылды

21 май 2018, 18:51

“Чыңгызхан” сәүдә үзәге прокурор тикшерүе үткәрелгәннән соң ябылган иде.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Балык Бистәсендә янгын куркынычсызлыгы нормалары бозылу аркасында ябылган сәүдә үзәге ачылып эшли башлады. Бу хакта “Татар-информ”га Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте баш эксперт белгече Лилия Хәлимова хәбәр итте.

“Чыңгызхан” сәүдә үзәге эшчәнлеге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Прокуратурасы тикшерүеннән соң Суд приставлары федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең Балык Бистәсе районы суд приставлары тарафыннан туктатылган булган.

32 шәхси эшмәкәр эшчәнлек алып барган сәүдә үзәге янгын куркынычсызлыгы нормаларына туры килмәгән. Приставлар “Чыңгызхан” сәүдә үзәге эшчәнлеген тиз арада туктаткан.

Сәүдә үзәге җитәкчелеге кимчелекләрне тулысынча бетергән һәм “Чыңгызхан” сәүдә үзәге эшчәнлеген башлаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10