ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Әминов туган телләрне ихтыяри укыту турында: "Алайса, Конституцияне үзгәртегез"

21 май 2018, 18:38 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Әминов туган телләрне ихтыяри укыту турында: Милли республика депутатлары милли телләрне ихтыяри укыту турындагы канунны яклый алмый, дип саный Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Туган телләрне ихтыяри укыту турындагы канун проекты Россия Конституциясенә каршы килә. Аны кабул итү өчен илнең төп канунын үзгәртергә кирәк. Бу хакта "Яңа гасыр" телеканалы генераль директоры һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов “Гомуми белем бирү системасында туган телләрне үстерү: сәяси-хокукый аспектлар” темасына узган түгәрәк өстәлдә белдерде.

Чарада Дәүләт Думасы депутатлары, төбәк парламенты депутатлары, милли оешма җитәкчеләре катнашты.

“Без – Россия Конституциясе сакчылары. Барыбыз да Россия Федерациясе төп законын һәм аның федератив төзелешен якларга килгән кешеләр”, - дип мөрәҗәгать итте аларга Әминов.

Ил Конституциясе дәүләт телләрен укытуга кагылышлы барлык төп нигезләмәләрне ачык билгели, диде депутат. Шулай итеп, республикалар үз дәүләт телләрен билгеләргә хокуклы, дәүләт хакимиятендә һәм җирле үзидарә органнарында алар рус теле белән тигез кулланыла. Моннан тыш, Россиянең төп законы үз халыкларына туган телләрен саклауны һәм аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли.

“Дәүләт телләре статусы барлык документлар буенча аны өйрәнүдә һәм Россиянең теге яки бу субъектында тигез куллануда мәҗбүри характерны күз алдында тота. Барлык мәгариф стандартлары, мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр, төрле органнар эшчәнлеге (2008 елдан — Т-и иск.) антиконституцион булып тора. Болар билгеле әйберләр. Дәүләт телләренең вариативлыгы турында сөйләү — бу нонсенс. Дәүләт телен теләк буенча өйрәнү — бу тагын да зур нонсенс. Алайса, Конституцияне үзгәртегез”, - дип белдерде Илшат Әминов.

Россия Конституциясе аңлаешлы язылган. Ниндидер вариацияләр эшләнсә, республикалар конституцияләре илнең төп законын сүзен сүзгә кабатлый, дип билгеләп үтте парламентарий. Милли республикалар депутатлары әлеге канунны яклый алмый, дип белдерде спикер.

“Редакция комиссиясе милли республикаларның уртак мөрәҗәгатен Россия Конституцион судына әзерләргә тиеш булыр дип куркам. Мөгаен, безнең алда шундый юл торадыр. Бу авыр юл һәм мин безгә бик яхшы юридик ярдәм кирәклеге белән риза. Хәер, законны укысак, дөреслекнең безнең якта икәнлеген барыбыз да аңлыйбыз. Закон бу хакта бик ачык итеп, бернинди аңлатуларга юл куймыйча, төгәл итеп әйтә”, - дип төгәлләде Татарстан Дәүләт Советы депутаты.

  • Быел 11 апрельдә Дәүләт Думасына Россия составына кергән республикаларның дәүләт телләрен укучылар һәм ата-аналар теләге белән генә укыту турында закон проекты тәкъдим ителде. Закон проектын парламентарийлар Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев керткән. Туган телләрне факультатив итеп укыту турындагы закон проектын карау Дәүләт Думасының көзге сессиясенә билгеләнде. Ул сентябрь аенда булырга тиеш.
  • Парламентарийлар тәкъдиме җәмәгатьчелекнең күпчелек өлешендә негатив реакция тудырды. Интернетта аңа каршы имза җыю оештырылды. Петициягә инде 35 меңләп кеше имза куйган.
  • 10 майда туган телләрне саклауны яклап чыгучы инициатив төркем милли республикалар мәнфәгатен яклаучы Дәүләт Думасы депутатларына һәм Федерация Советы әгъзаларына ачык мәрәҗәгать юллады.
  • Соңрак Россия Президенты карамагындагы Кеше хокуклары буенча совет та парламентарийлар тәкъдименә каршы чыкты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10