ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Париж делегациясенә: Республикага килүегез - хезмәттәшлек өчен яхшы этәргеч

21 май 2018, 17:00 , Фото: president.tatarstan.ru

Р.Миңнеханов Париж делегациясенә: Республикага килүегез - хезмәттәшлек өчен яхшы этәргеч Француз делегациясе вәкилләре Татарстанда тормышка ашырыла торган проектларга кызыксыну белдерде.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зур Париж (Франция) төбәгенә инвестицияләр агентлыгы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Иннополис шәһәрендә 5G технологиясенең яңа буыны челтәренең тәҗрибә зонасын ачу кысаларында узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләп узганча, Татарстан Республикасы Франция бизнесы белән хезмәттәшлек итү яклы. Ул кыскача республиканың икътисады, Франция компанияләре белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе, инвесторлар белән эшне алып бару турында сөйләде.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с французской делегацией Инвестиционного агентства Большого Парижа
Татарстан Президенты хезмәттәшлек өчен уңайлы юнәлешләрне дә, шул исәптән Сәүдә-сәнәгать палаталары эшчәнлеге линиясе буенча да эш юнәлешләрен билгеләде
"Сезнең делегациянең республикага килүе - хезмәттәшлек һәм багланышлар өчен яхшы этәргеч", - диде ул.

"Зур Париж" проекты идарәсе башлыгы Александр Миссоф очрашуда "Зур Париж" шәһәр киңлеге турында сөйләде: аның составында йөздән артык эре предприятие бар. Проект мегаполис үсешенә юнәлдерелгән, анда шәһәрне азык-төлек, энергия белән тәэмин итү, транспорт челтәре, төзелеш һәм башка юнәлешләр бар.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с французской делегацией Инвестиционного агентства Большого Парижа

Александр Миссоф билгеләгәнчә, "Зур Париж" шулай ук Иннополис шәһәрен хәтерләтә. Бүген Франция делегациясе Казандагы ИТ-паркта да булган. “Әйе, без бер-беребездән күп нәрсәгә өйрәнә алабыз, - диде Миссоф. - Безне Казан һәм Татарстан бик кызыксындыра. Биредәге тормышка ашырыла торган проектлар да. Эшлекле сәфәребез элемтәләр үсешенә этәргеч булыр, дип өметләнәбез”.

Ул шулай ук Татарстан белгечләрен, "Зур Париж" проекты белән якыннан танышу өчен, Парижга чакырды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10