ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Зөләйха» сериалында Мортаза ролен Минвәли Габдуллин уйнавы мөмкин
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Спорт

“Ак Барс” хоккейчысы Токранов Санкт-Петербург хоккей клубына күчте

21 май 2018, 16:06 , Фото: архив/ Илнар Төхбәтов

“Ак Барс” хоккейчысы Токранов Санкт-Петербург хоккей клубына күчте   Петербург клубы уенчысы белән контракт дүрт елга исәпләнгән.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). “Ак Барс” хоккейчысы Токранов Санкт-Петербург хоккей клубына  күчте. Бу хакта Twitterда Континенталь хоккей лигасы рәсми яңалыклар аккаунты хәбәр итә.

Петербург клубы уенчысы белән контракт дүрт елга исәпләнгән. “ Ак Барс”сакчысы контракты төгәлләнү сәбәпле китте.

Казан клубында сакчы уенчы тугыз сезон уйнады. Ул команда белән бергә 3 Гагарин Кубогын отты. Узган сезонда Токранов “Ак Барс” белән 62 матч уздырды. Анда 27 очко (10 шайба һәм 17 бирү) җыйды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10