ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Кытай мәчетләрендә дәүләт әләмен эләргә тәкъдим иткәннәр

21 май 2018, 16:43

Кытайда мәчетләр эшчәнлеге дини тәкълиматка һәм ил кануннарына туры килергә тиеш, дип саный Кытай ислам җәмгыяте.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Кытай ислам җәмгыяте илдәге барлык ислам җәмгыятьләрен Кытай Халык Республикасы әләмнәрен мәчетләрдә эләргә чакыра. Шуның белән яшь буынга социалистик кыйммәтләрне сеңдерергә кирәклеген җиткерә. Бу хакта Global Timesга сылтама белән “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Кытай Халык Республикасы ислам җәмгыятендә мәчетләр эшчәнлеге дини тәкълиматка һәм Кытай кануннарына яраклы булырга тиеш, дип саныйлар. Бу исә мөселманнарның Кытай  җәмгыятенә уңышлы кушылуына ярдәм итә.

  • Кытайдагы 56 этник төркемнең 10ысы мөселманнарга: кыргыз, казах, уйгыр, таҗик, үзбәк һәм нигездә республиканың төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләргә туры килә.
  • Кытайда мөселманнарның күпчелек өлеше Синьцзян-Уйгыр һәм Нинся-Хуэйск автоном районнарында яши.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10