ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Илдә исәптәге 76 мең сөяк мие донорының 200 дән артыгы гамәлдә донор булды - О.Макаренко

21 май 2018, 16:14 , Фото: Расих Фасхутдинов

Илдә исәптәге 76 мең сөяк мие донорының 200 дән артыгы гамәлдә донор булды - О.Макаренко Россиядә һәр 20 минут саен лейкоз яки кан авыруы ачыкланган кеше теркәлә, ди “Русфонд”ның сөяк миен күчереп утырту буенча медицина консультанты.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясенең сөяк мие донорлары илкүләм регистрында 75,2 мең кеше исәпләнә, шуларның 202се генә чынбарлыкта донор булган. Бу - 2018 елның 28 февраленә 14 җирле регистрлардан берләштерелгән база мәгълүматлары. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Русфонд”ның сөяк миен күчереп утырту буенча медицина консультанты Ольга Макаренко хәбәр итте.

  • Бүген Казан федераль университетында, “Русфонд” оешмасы белән берлектә, “Гомерне коткар – сөяк мие доноры бул” дигән акция уздырылды. Ольга Макаренко Фундаменталь медицина һәм биология институты студентларына лекция укыды.

Ольга Макаренко донорлар табу авыр булуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, донорның пациентка туры килү-килмәве генотипка карый. Туры килү шансы 10 мең кешегә 1 донор нисбәтендә. Белгеч илкүләм регистрга кергән донорлар турында мәгълүмат чит илгә чыкмавын, Россия донорлары чит илдәге исемлеккә кермәвен билгеләп узды.

Ул, 18 яшьтән алып 45 яшькәчә, гәүдә авырлыгы 50 кг нан ким булмаган кешеләрнең сөяк мие күзәнәкләре доноры була алуларын әйтте. “Сөяк миен алу авырттырмый, чөнки бу процесс тулысынча гомуми наркоз астында. Бу - 40 минутлык кыска операция. 4 җирдән тишеп, күзәнәкләр җыела. Рисклар бары тик наркоз белән генә бәйле булырга мөмкин. Аннары донор 6-7 сәгать күзәтү астында була, шуннан берничә көнгә больничный рәсмиләштерелә”, - диде.

Ольга Макаренко сөяк мие күзәнәкләрен бирергә әзер булучы донорның бу эшкә бушлай баруын, моның өчен аңа берни түләнмәвен билгеләп узды. “Бөтен дөньяда бу бушлай. Регистрга кертү өчен типлаштыру, күзәнәкләрне җыю процедурасы шактый авыр. Россиядә ул 100-150 мең сумга төшәргә мөмкин. Әйтик, Германиядә ул 10 мең сумга гына төшә”, - диде.

Белгеч Россиядә һәр 20 минут саен лейкоз, яки кан авыруы ачыкланган кеше теркәлгәнен аңлатып узды. Һәр очракта да сөяк мие күзәнәкләре кирәк дигән сүз түгел. Ольга Макаренко трансплантациядән соң пациентның исән калуы 100 процент ук булмавын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, күзәнәкләрне күчереп утыртуны бик җиңел уза торган процедура дип әйтеп булмый.

  • Донорлар регистрына керү өчен, язмача ризалыкны белдерергә, сәламәтлек торышы буенча анкета тутырырга, HLA-типлаштыру өчен кан тамырыннан 4-9 млн кан тапшыру кирәк. Күпмедер вакыттан соң регистр хезмәткәре шалтыратып, кешенең донорлыкка ризалыгын тагын бер кат сораячак. Аннары, берәр пациент өчен туры килү-килмәүне белү өчен, кабаттан типлаштыруга кан тапшырырга чакырачак. Әгәр пациентка туры килә икән, Мәскәү, я Санкт Петербургта күзәнәкләрне җыю үзәгенә килү вакыты килештерелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10