ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән
Испания футболчысы Жерар Пике Казанда төшкән видео дөнья буйлап таралды
Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра
Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Фән һәм мәгариф

Тарихчы Альберт Борһанов авылларсыз Россиянең киләчәге юк, дип саный

21 май 2018, 13:17 , Фото: Султан Исхаков, Динә Йосыпова

Тарихчы Альберт Борһанов авылларсыз Россиянең киләчәге юк, дип саный Авылларны саклап калу – безнең төп бурычыбыз, диде галим Азнакайда үткән Ык буе табигате һәм халкы тарихына багышланган конференциядә.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе, РФ ХТФА академигы, ТРның атказанган фән эшлеклесе тарихчы Альберт Борһанов Россиянең авылларсыз киләчәге юк, дип саный. Авылларны саклап калу – безнең төп бурычыбыз, диде ул Азнакайда үткән Ык буе табигате һәм халкы тарихына багышланган конференциясендә.

 

  • Азнакай шәһәрендә Ык буе табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәви, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе узды. Ул икенче төбәкара Ык буе Сабантуе–2018 кысаларында һәм Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Конференциядә район җитәкчелеге, республиканың музей-төбәкне өйрәнү берләшмәсе тарафыннан илебезнең төрле төбәкләре, республика, Идел-Урал буе вәкилләре, иҗтимагый эшмәкәрләре, галимнәре, төбәкне өйрәнүчеләре, тарихчылары, музей хезмәткәрләре, мөгаллим-белгечләр катнашты. Конференциянең идея авторы һәм оештыручысы – Альберт Борһанов.

Альберт Борһанов әлеге конференциянең пленар утырышында “Тарих, төп йомгаклар һәм Ык елгасы бассейнының авыллары һәм регионнары тарихын өйрәнү һәм саклап калу, табигать объектлары һәм тарихи-мәдәни мирас объектлары тарихын язу” темасы белән чыгыш ясады.

Альберт Борһанов пленар утырышта авыл тарихын өйрәнү халык өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнен сөйләде. “Кешеләргә туган авыллары, туган авылларының тарихлары турында белү кызык. Авылларны өйрәнү идеясе белән янып, чыганаклардан мәгълүматлар туплап, 19нчы гасырның бөек шәхесләре - татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани һәм күренекле галим, язучы, татар халкының мәгърифәтчесе Каюм Насыйри тарих яздылар. Соңыннан, әлеге бөек шәхесләр башкарып чыккан эшләргә нигезләнеп,төбәкне өйрәнүчеләр актив рәвештә эшли башладылар. Туган авылларны өйрәнү эшләре күпмедер дәрәҗәдә башкарылып килгән булса да, төбәкне өйрәнүчеләр оешмасы, юридик оешма булара, 2015 елда гына формалаша башлады. Һәм ниһаять, без татар төбәген өйрәнүчеләр җәмгыятен оештырдык. Исеме шундый булса да, бу оешмада татарлар гына катнаша дигән сүз тугел. Монда чувашлар да, руслар да, башка милләт вәкилләре дә бар. Оешма, аны теркәү өчен генә, Татарстан Республикасының татар төбәген өйрәнүчеләр җәмгыяте дип аталды”, - диде тарихчы.

Альберт Борһанов авыл тарихын өйрәнү эшләре Россия Федерациясенең бөтен регионнары буенча да алып барылуын әйтте. “Минем фикеремчә, төбәкне өйрәнү эшләре халык үсеше өчен бик мөһим. Татар халкының да, башка халыкларның да алга барышы авылларны, авыл тарихын тиешле дәрәҗәдә өйрәнүдән һәм үстерүдән тора. Халык һәм милләт бетмәсен өчен, аларның нигезе, туган җире булырга тиеш. Авыл булса, мәктәпләр дә булачак, туган телләр дә укытылачак, туган тел үзе дә бетмәячәк, милләтнең мәдәнияте дә беркая да югалмаячак. Авылсыз халыкларның киләчәге юк. Җир йөзе буш калачак. Һәр авылның тарихын язу, авылларны саклап калу һәм киләсе 100-200 ел дәвамында үстерү стратегиясен булдыру – ул безнең бүгенге көндәге төп бурыч. Бу эшне галимнәр дә, төбәкне өйрәнүчеләр дә, эшмәкәрләр дә, укытучылар да, музей хезмәткәрләре дә һәм башка барлык битараф булмаган кешеләр дә башкарырга тиеш. Хакимият органнары ярдәм кулы сузса, без бу эшне тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгачакбыз. Авыл бетсә, безнең киләчәгебез бетәчәк. Кемдер авылларны һәм халыкларны махсус бетереп бара кебек. Без үзебезне һәм үзебезнең идеяләрне сакларга тиеш. Төбәкара элемтәләр булуы бик мөһим”, - диде конференциянең идея авторы һәм оештыручысы.

Альберт Борһанов туган якны, авылны өйрәнү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк икәнен сөйләде. “Безнең “Туган җир” (“Родной край”) дигән журнал чыга. Без бу журналны татар телендә дә, рус телендә дә чыгарабыз. Мин төбәкне өйрәнүчеләрне бу журналга кимендә бер мәкалә булса да язарга өндим. Туган якны өйрәнү өчен ниләр эшләргә кирәк. Беренчедән, археологик казу эшләрен алып барырга кирәк. Күп китапта элеккеге археологиягә кагылышлы мәгълүмат юк. Икенчедән, бүгенге көндә әле өйрәнелмәгән археологик һәйкәлләр бик күп. Аларны өйрәнергә кирәк. Өченчедән, эпиграфика, ягъни кабер ташлары, юкка чыгып бара. Алар, үзләрендә бик күп мәгълүмат саклаган килеш, җир астына кереп китәләр. Шулай ук кабер ташларын кешеләр аңлы рәвештә җимергән очраклар да булды. Бу юнәлештә әле бик күп район өйрәнелмәгән. Дүртенчедән, үткән гасырлардан өйрәнелми калган архитектура объектлары бик күп. Аларны өйрәнмиләр, тикшермиләр, алар юкка чыгып баралар. Монда мәчетләр дә, чиркәүләр дә, мәдрәсәләр дә керә. Һәм бишенчедән, сәнәгать объектлары. Татар халкының үз сәнәгате юк, дип күпме сөйләделәр. Татар халкының үз сәнәгате бар аның, аны күрергә теләүчеләр юк. Менә бу юнәлешләрдә эшләргә, бу юнәлешләрдә үсәргә кирәк”, - дип сөйләде Альберт Борһанов.

Тарихчы сүзләренчә, тарихи-мәдәни мирас объектларын өйрәнгәндә, табигать объектлары турында да онытмаска кирәк. Бу - Ык елгасы белән Чатыртауга гына кагылмый, бу - барлык регионнарның да үз табигать объектларына кагыла, диде ул.

“Безгә архив эшләренә дә игътибар итәргә кирәк, чөнки бу - чыннан да бик авыр эш. Музейларны саклап калу да - безнең бурычыбыз, чөнки бик күп авылларда, зур шәһәрләрдә япмасалар да, музейлар ябыла. Минемчә, Ык елгасы бассейны төбәкне өйрәнүчеләре берләшмәсе оештырырга кирәктер. Көнчыгыш Татарстанны һәм көнбатыш Башкортстанны әйбәтләп өйрәнсәк, бик яхшы булыр иде”, - дип тәмамлады Альберт Борһанов.

Конференция ахырында резолюция кабул ителде. Резолюция соңыннан китап булып бастырылып чыгачак, диде Альберт Борһанов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10