ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

«Россия-1» телеканалы «Зөләйха күзләрен ача» әсәре буенча фильм төшерә башлый

21 май 2018, 10:49

Картинада төп рольне Чулпан Хамматова башкарачак.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). «Россия-1» телеканалы «Зөләйха күзләрен ача» дигән күп серияле фильм төшерә башлый. Картинада төп рольне Чулпан Хамматова башкарачак, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Фильм 2019 елның икенче яртысында телеэкраннарга чыгар дип көтелә.

Картинаның режиссеры — Егор Анашкин. Сценарийны берничә автор яза. Аның соңгы варианты Гүзәл Яхина белән килештереләчәк.

Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» дигән беренче китабы бестселлерга әверелде һәм 20 телгә тәрҗемә ителде. Ул беренче тапкыр Уфаның М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрында куелды. Гүзәл Яхина режиссер Айрат Абушахманов сәхнәләштергән «Зөләйха күзләрен ача» спектакленә югары бәя бирде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10