ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесе эшли башлады
Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле
“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә
Уразовка авылында Рәшит Ваһапов тууына 110 ел тулуга багышланган фестиваль-конкурс узачак
Дәүләт Думасына Россиядә Әтиләр көнен бәйрәм итү турында канун керттеләр

Дин

Мәскәүдә XII Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узачак

21 май 2018, 11:47 , Фото: Салават Камалетдинов

Мәскәүдә XII Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узачак Бәйгедә 12-30 яшьлек Россия гражданины булган ир-егетләр генә катнаша ала.
(Казан, 21 май, "Татар-информ"). 6 июнь көнне Мәскәү шәһәрендә XII Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узачак. Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итүенчә, чарада Мәскәү, Татарстан, Дагыстан, Чечня һәм Россиянең башка төбәкләреннән катнашучылар көтелә. 
 
Бәйгедә җиңү яулаучы Халыкара Көръән укучылар конкурсында Россия исеменнән чыгыш ясаячак. Ул быел октябрь аенда Мәскәүдә узар дип ниятләнә. 
 
XII Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесендә катнашучының Коръән хафиз булуы шарт. Бәйгедә бары 12-30 яшьлек Россия гражданины булган ир-егетләр генә катнаша ала, диелә хәбәрдә.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10