ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Җәмгыять, Төп яңалыклар

21 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

21 май 2018, 21:00

21 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Ислам динен рәсми кабул иткән көн уңаеннан котлады, Казанда Шәригать кануннары буенча фатир сатып алып булачак.

Р.Миңнеханов Париж делегациясенә: Республикага килүегез - хезмәттәшлек өчен яхшы этәргеч / Француз делегациясе вәкилләре Татарстанда тормышка ашырыла торган проектларга кызыксыну белдерде.

Ирада Әюпова: Театрга медиапродукция белән дә конкурентлар булырга туры килә / Буада театр фестиваленең ачылу тантанасы аның экваторына туры килде. 

Әминов туган телләрне ихтыяри укыту турында: "Алайса, Конституцияне үзгәртегез" / Милли республика депутатлары милли телләрне ихтыяри укыту турындагы канунны яклый алмый, дип саный Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.

Театр тәнкыйтьчеләре Казан тамашачысының фестиваль өчен Буага киләчәгенә ышана / 15 - 24 май көннәрендә Буада халыкара театр фестивале бара.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Ислам динен рәсми кабул иткән көн уңаеннан котлады / Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул иткән көнен бәйрәм итү һәммәбезгә күңел тынычлыгы, җан азыгы бирсен, диелгән президент котлавында.

Шагыйрь Әмир Мәхмүдов вафат / Шагыйрьне туган авылы Габдрәшиткә алып кайтып җирләделәр.

Илфир Якупов: Татар театры нинди генә сәясәттә дә бөтен дөньясын татарча алып барган / Камал театры бер сезонга 220-250 татарча спектакль уйный.

Казанда Шәригать кануннары буенча фатир сатып алып булачак / Татарстан башкаласында үзенчәлекле яңа программа эшли башлады.

Раил Садриев: Балаларны театрга китереп, милләтне тәрбияләп була / «Буа: диалог киңлегендә» халыкара театр фестивале программасында 5 - курчак спектакле һәм 2 балалар спектакле бар.

“Әкият” курчак театры драма театрларының курчак спектакльләре куюына каршы чыга / Республика татар драма театрлары арасында Минзәлә, Буа һәм Кариев театрлары курчак спектакльләре куеп карадылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10