ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Сарманда чәчүдә соңгы өч көнлек җиңүчеләре бүләкләнде

21 май 2018, 05:00 , Фото: sarman-rt.ru/

Сарманда чәчүдә соңгы өч көнлек җиңүчеләре бүләкләнде Чит ил техникасында эшләүчеләр арасында "Нөркәй" агрофирмасыннан Айнур Шәйдуллин бу юлы да беренче булды.

(Сарман, 21 май, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр, дип яза район газетасы.

Районның басу-кырларында соңгы кишәрлекләрдэ эш бара, актык буразналарга орлык салына. Моңа кадәр һава торышы да яхшы булды, игенчеләребезгә табигать тә көч-куәт биреп торды. Безнең илдә җитештерелгән техникаларда эшләүчеләр арасында өч урын да - "Сарман" агрофирмасы егетләрендә. Мәҗит Мәрданшин, Фәрхәт Салихов, Ленар Газизов акчалата бүләкләр алдылар. Чит ил техникасында эшләүчеләр арасында "Нөркәй" агрофирмасыннан Айнур Шәйдуллин бу юлы да беренче булды.

- Дүртенче сезонның кыр эшләрендә катнаша. Бик тырыш егет, - дип мактады аны агрофирма директоры Вазыйх Гыйльметдинов.

Айнур аграр коллияттә быел соңгы курста укый. Казан аграр университетына читтән торып укырга керү исәбе, имтиханнарын тапшырган инде.

Аның хезмәттәше Раил Гыйбадуллин өченче булды. "Сарман"нан Дәвис Уразаевка икенче урын өчен бүләк тапшырылды.

Шикәр чөгендере чәчүчеләр арасында да беренче-икенче урыннарда - нөркәйлеләр Айрат Гыйләҗев белән Динар Габдрахманов. Рәмдүс Фаретдинов ("Сарман") өченче булды. Бөртеклеләрне чәчүдә дә җиңүне нөркәйлеләр яулады. Илшат Дәүләтшин, Әзхәр Латыйпов акчалата бүләк алдылар. "Сарман" агрофирмасыннан Ирек Нурисламов өченче урын өчен бүләкләнде.

Басу-кырларда, тулаем алганда, чәчү төгәлләнде, дияргә дә була. Дөрес, бераз рапс, кукуруз, гәрчич калган, алар да бүген-иртәгә чәчелеп бетәчәк, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10