ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде

20 май 2018, 17:56

Эрдоган Сараевода Босния һәм Герцеговина Дәүләт Президиумы башлыгы Бакир Изетбегович белән очрашты.

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Балканга сәфәре барышында аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдергән. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.

"Төркия разведкасы хезмәте бу хакта миңа җиткерде. Шуның өчен дә бүген мин монда. Бернинди янаулар да безне билгеләнгән юлдан тайпылдырмас”, - дигән Эрдоган Сараевода Босния һәм Герцеговина Дәүләт советы башлыгы Бакир Изетбегович белән уртак матбугат конференциясендә.

Эрдоган сүзләренчә, Анкара Босния һәм Герцеговинага карата нинди дә булса яшерен планнар кормый. Төркия бары тик илнең имин булуын, бөтенлеген һәм икътисади үсештә булуын тели, дигән төрек лидеры.

Босния һәм Герцеговина Президиумы башлыгы Төркиянең соңгы еллардагы казанышларын билгеләп үткән. "Төркияне дөньяның әйдәп баручы икътисади илләре рәтенә алып кергән, террорчылык белән уңышлы көрәш алып баручы һәм миллионлаган качакларга ишек ачкан лидердан Көнбатышта сагаялар", - дигән Изетбегович.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10