ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Баулыда вәхшиләр юл билгеләрен бозган

20 май 2018, 20:00 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Баулыда вәхшиләр юл билгеләрен бозган Берничә юл билгесе урталай бөкләнгән, кайберләре кире якка каратылган, бер билге кәгазь йомарлаган кебек деформацияләнгән.

(Баулы, 20 май, "Татар-информ",  "Хезмәткә дан", Айгөл Хөсәенова). Билгесез затлар Баулының Беренче май урамында куелган юл билгеләрен бозганнар, дип яза җирле басма.

Берничә юл билгесе урталай бөкләнгән, кайберләре кире якка каратылган, бер билге кәгазь йомарлаган кебек деформацияләнгән.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов сүзләренчә, һәр билге урнаштыру эшләре белән бергә 4 мең сумнан артып китә.

Соңгы 2 елда Баулыда "Куркынычсыз юл хәрәкәте" программасы кысаларында 300 дән артык юл билгесе куелган. ЮХИДИ күрсәтмәләре буенча быел җәй айларында шундый 247 юл билгесе урнаштыру планлаштырыла.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10