ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Мәдәният

Татарстанда 2018 елга республика халык мәдәнияте бәйрәмнәре графигы расланды

20 май 2018, 16:48 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Татарстанда 2018 елга республика халык мәдәнияте бәйрәмнәре графигы расланды Татар, рус, чуваш, мордва, мари, удмурт, керәшен һәм славян халыклары яз һәм җәй айлары дәвамында үз мәдәниятләрен халыкка танытачак.

(Казан, 20 май, "Татар-информ"). Татарстанда 2018 елга республика халыклары традицион мәдәнияте бәйрәмнәрен уздыру графигы расланды. Татар, рус, чуваш, мордва, мари, удмурт, керәшен һәм славян халыклары яз һәм җәй айлары дәвамында үз мәдәниятләрен халыкка танытачак. Бәйрәм чаралары исемлеген һәм үткәрү вакытын Татарстан Халыклары Дуслык йорты мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

26 майда - Лаеш районының Никольское авылында “Каравон” төбәкара рус фольклор бәйрәме;
2 июньдә - Кукмара районының Починок-Кучук авылында “Семык” республикакүләм мари мәдәнияте бәйрәме;
3 июньдә - Лениногорск районының Мордовская авылында “Балтай” республикакүләм мордва (эрзя) мәдәнияте бәйрәме;
23 июньдә - Казанда “Сабан туе” республикакүләм татар мәдәнияте бәйрәме (16-17 июнь көннәрендә “Сабан туе” Татарстан шәһәрләре һәм авылларында узачак);
1 июльдә - Балтач районы Чепья авылында “Гырон быдтон” республикакүләм удмурт мәдәнияте бәйрәме;
7 июльдә - Нурлат шәһәрендә “Уяв” республикакүләм чуаш мәдәнияте бәйрәме;
7 июльдә - Чаллы шәһәрендә “Иван Купала” республикакүләм славян мәдәнияте бәйрәме;
14 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында “Питрау” республикакүләм керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10