ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казан хоккейчы кызлары Электростальдә көндәшләрен 3:2 исәбе белән җиңде

20 май 2018, 14:22 , Фото: пресс-служба ФСО «Динамо» РТ

Казан хоккейчы кызлары Электростальдә көндәшләрен 3:2 исәбе белән җиңде Матч Россия чемпионаты кысаларында, чирәмдә хоккей буенча хатын-кызлар командалары арасында Суперлигада үткәрелде.

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). “Динамо-Гипронииавиапром” командасы Электростальдәге клубташларын 3:2 исәбе белән җиңде. Бу хакта Татарстан “Динамо” физкультура спорт җәмгыяте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Матч Суперлигада чирәмдә хоккей буенча хатын-кызлар командалары арасында уздырылган Россия чемпионаты кысаларында булды.

Искәртеп үтик, “Динамо-ГАП” чемпионаты ике старт матчы уздырды – Мәскәүдә “Динамо-ЦОП Москомспорт” белән уйнаганда, Татарстан хоккейчы кызлары бер матчта (буллит буенча 4:3) оттылар, икечесендә оттырдылар (0:2).

Уен бик кызу барды, әмма Казан хоккейчы кызлары көндәшләре һөҗүменә каршы тора алды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10