ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Бакудагы "Əлиф" спектакле - әлеге проектның сәхнәдә унынчы тапкыр куелуы

20 май 2018, 12:41 , Фото: архив/Рамиль Гали

Бакудагы "Əлиф" хореографик спектакле Азәрбәйҗан халыкара театр фестивалендә катнашты.

(Казан, 20 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Азәрбәйҗанның Шеки шәһәрендә уйналган "Əлиф" хореографик спектакле моңарчы уйналганнар арасында иң яхшысы иде, дип бәяли проектны чыгарган команда. "Спектакль унынчы тапкыр күрсәтелде. Гадәттә ул унынчы тапкырда шомарып бетә, - ди проектның администраторы Алена Батуллина. - Спектакльдән соң театр белгечләре катнашында фикер алышу да оештырылды. Кемдер бик мактады, конструктив тәнкыйть тә ишеттек. Без бик канәгать".

Алена Батуллина "Əлиф"кә Мәскәүдә һәм Бакуда җырчы Эльмира Кәлимуллина кушылуын искәртеп үтте.

  • "Əлиф" хореографик спектакле Азәрбәйҗан халыкара театр фестивалендә катнашты. "Əлиф" хореографик спектакленең идея авторы һәм режиссеры - Туфан Имаметдинов, композитор - Эльмир Низамов, хореограф - Марсель Нуриев, биюче - Нурбәк Батулла.
  • "Əлиф" хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла "Алтын битлек" милли театр премясе лауреаты булды.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10