ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән
Испания футболчысы Жерар Пике Казанда төшкән видео дөнья буйлап таралды
Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра
Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Җәмгыять

Төркиядә Ататөрекне искә алу һәм Яшьләр һәм спорт көне билгеләп үтелде

20 май 2018, 12:14

Меңләгән кеше Төркия Республикасына нигез салучы - Мостафа Кемаль Ататөрек мавзолеендә булган.

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Төркиядә Ататөрекне искә алу һәм Яшьләр һәм спорт көне билгеләп үтелде. Төркиянең барлык почмакларыннан балалар, студентлар, спортчылар, бию коллективлары, шулай ук Төркия республикасының Төньяк Кипр утравыннан килүчеләр 19 майда Төркия Республикасына нигез салучы - Мостафа Кемаль Ататөрек мавзолеендә булган. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Ататөрекне искә алу көнендә һәм Яшьләр һәм спорт көне билгеләп үтелгәндә Анкарага меңләгән кеше бөек дәүләт эшлеклесен искә алырга җыелган.

  • 1919 елның 19 маенда Мостафа Кемаль Ататөрек Самсун шәһәрендә төрек яшьләре алдында чыгыш ясап, Төркиянең үсеше һәм бәйсезлеге хәрәкәтендә яшьләр төп көч булуын җиткергән булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10