ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Мәдәният

Башкортстанның иң яхшы курайчысы билгеле булды

20 май 2018, 11:49 , Фото: bashinform.ru

Башкортстанның иң яхшы курайчысы билгеле булды     2018 елның 1 мартында Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт патентын алганан соң, курай Башкортстан бренды булып исәпләнә.

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Башкортстанда 18-19 майда Гата Сөләйманов исемендәге республика курай бәйрәме узачак, дип белдерелгән иде. Курайчыларның Октябрьскида узган “Бәйге 2018” традицион республика конкурсы җиңүчеләрне билгеләде. Бу хакта  “Башинформ”  хәбәр итә.

Бәйге Г. Сөләйманов исемендәге XVIII Республика курай бәйрәме кысаларында узды. Бәйрәм курайны Башкортстан төбәк бренды итеп кабул ителү уңаеннан оештырылды.

  • 2018 елның 1 мартында Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт патентын алганан соң, курай Башкортстан бренды булып исәпләнә.

Бәйгедә Башкортстанның 16 районы һәм 11 шәһәреннән 82 солист һәм 22 иҗат коллективы ярышты. Катнашучыларга танылган курайчылар, сәнгать осталары, фольклорчы галимнәр, узган елларда Гран-при яулаган музыкантлар бәя бирде.

2018 елгы Курай бәйрәме Гран-приена  Баймак районыннан Айнур Әминев лаек булды, диелә матбугат хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10