ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Тина Канделаки: Миңнехановны ун ел беләм, һәм ул һәрвакыт спорт белән шөгыльләнә

20 май 2018, 11:27 , Фото: Ильнар Тухбатов

Тина Канделаки: Миңнехановны ун ел беләм, һәм ул һәрвакыт спорт белән шөгыльләнә
 “Матч ТВ” телеканалы генераль продюсеры сүзләренчә, Татарстан Президентының Казан марафонында катнашуы зур үрнәк булып тора.

(Казан, 20 май, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). “Матч ТВ” телеканалы генераль продюсеры, Казан марафоны-2018 хедлайнеры Тина Канделаки Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның йөгерештә катнашуын республика өчен "текә" үрнәк, дип атады.

Миңнеханов һәм Канделаки “Ак Барс Банк” Казан марафоны-2018"дә өч километрлы дистанциядә йөгерделәр.

“Рөстәм Миңнеханов өч километрлы дистанцияне алды – бик "текә" үрнәк бу. Миңнехановны ун ел беләм, һәм ул һәрвакыт спорт белән шөгыльләнә. Бу - бар кеше өчен дә бик әйбәт шөгыль, үзегезне җиңеп, спорт белән шөгыльләнегез”, - диде “Матч ТВ” телеканалы генераль продюсеры.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10