ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Минзәлә аэроклубы: Егылып төшкән ир-атлар тәҗрибәле спортчылар иде

20 май 2018, 10:59 , Фото: архив tatar-inform

Минзәлә аэроклубы: Егылып төшкән ир-атлар тәҗрибәле спортчылар иде
 Аэроклуб мәгълүматлары буенча, авиация департаменты фаҗигале хәлне тикшерү өчен комиссия билгеләячәк.

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Кичә һәлакәткә тарыган парашютчылар тәҗрибәле спортчылар иде, дип хәбәр итте “Татар-информ”га Минзәлә аэроклубы.
Алдан агентлык, шаһитларга сылтама белән, ике парашютчының парашютлары буталып, җиргә егылып төшүләрен хәбәр иткән иде. Аларның берсе “Ашыгыч ярдәм” машинасында үлгән, икенчесе – хастаханәдә.

Аэроклуб хәбәр итүенчә, аларның берсе - 2010 елдан, икенчесе 2013 елдан парашют белән сикергән. Әзерлекләре бик җитди булган.

“Бездә тулы тикшерү үткәреләчәк – авиация департаменты комиссия билгели, шуның өстенә хокук саклаучылар тикшерү үткәрәчәк. Сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Тикшерүдән соң ачыкланыр, алдан әйтү кыен”, - дип хәбәр итте “Татар-информ”га Минзәлә аэроклубының парашют хезмәте җитәкчесе Сергей Филатов.

Соңрак  Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев "Татар-информ"га белдергәнчә, прокуратура Минзәлә районында килеп чыккан фаҗигале хәлне тикшерүгә керешкән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10