ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Минзәләдә ике парашютчы һәлак булган

20 май 2018, 10:42

Ир-атларның берсенә - 34, икенчесенә 46 яшь булган.

(Казан, 20 май, "Татар-информ"). Минзәләдә ике парашютчы егылып һәлак булган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га фаҗигале хәл шаһитлары.
Кичә кич район аэроклубында спортчылар парашют белән сикерү күнегүләре үткәргән. Кайсыдыр бер мизгелдә ике парашют һавада бер-берсе белән буталышкан һәм җиргә егылып төшкән.

Ит-атларның берсе “Ашыгыч ярдәм” машинасында үлгән, икенчесе – район хастаханәсендә яшәүдән туктаган.
Әлеге фаҗигале хәл белән яхшы таныш кешенең сүзләренчә, ир-атларның берсенә – 34, икенчесенә 48 яшь булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10